Барлык яңалыклар
Социаль мохит
19 гыйнвар 2023, 21:12

Тораксыз да калуың бар

1 марттан яңа закон гамәлгә керә. 

Тораксыз да калуың бар
Тораксыз да калуың бар

1 марттан русиялеләрне дөрес максат белән файдаланмаган торакларыннан мәхрүм итә алачаклар (Гражданнар кодексына тиешле төзәтмәләр үз көченә керә).

Күршеләргә гел комачаулап, хокукларын системалы бозуга китерсә, милекне югалтырга мөмкин булачак. Әйтик, беренче катлардагы фатирларда матурлык салоны ачылганда яки торакны мини-отель, склад бинасы сыйфатында кулланганда яки фатирда хайван-җәнлекләр асраганда тораксыз калуың бар. Күршеләр моңа түзеп булмаячак, кирәкле органнарга хәбәр итәчәкләр, чөнки санитар таләпләр бозыла һәм янгын чыгу куркынычы барлыкка килә. Мәскәүнең Төбәкара коллегиясе адвокаты Дмитрий Шагин белдергәнчә, 1 марттан вәкаләтле орган милекчегә шунда ук кисәтү бирәчәк, аның дәвамында проблеманы бетерергә кирәк. Хужасы тыңламаса, шул ук орган судка мөрәҗәгать итәчәк һәм торакны сатуга куячак.

Фото:promdevelop.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: