Барлык яңалыклар
Социаль мохит
19 гыйнвар 2023, 21:37

Ана капиталының 2023 елгы күләме билгеле булды

Былтыр ана капиталы беренче балага – 524, 5, икенче балага  693,1 мең сум тәшкил иткән иде.

Беренче балага ана капиталы күләме 1 февральдән  587 мең сумга диярлек җитсә, икенче балага бу сумма 775,6 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген РФнең Финанслар министрлыгы сайтында билгеле булды.

“Социаль түләүләрне 11,9 процентка  индексацияләүгә  булган чыгымнар 2023 елның 1 февраленнән  152,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Индексация  халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40тан артык чарасына кагылачак, шул исәптә ай саен түләнә торган: 1) бала пособиесе, 2)инвалидларга түләүләр, 3)ветераннарга һәм чернобыльчеләргә,  3) страховка түләүләренә  дә.

Моңа кадәр Русия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә  быел хезмәт хакының минималь күләмен (МРОТ) инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләргә йөкләмә биргән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: