Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 гыйнвар 2023, 18:34

Кораллы көчләрдә хәрбиләр саны 1,5 миллионга җитәчәк

Бу хакта РФ оборона министры Сергей Шойгу хәбәр итте. 

Кораллы көчләрдә хәрбиләр саны 1,5 миллионга җитәчәк
Кораллы көчләрдә хәрбиләр саны 1,5 миллионга җитәчәк

Русиянең оборона министры илдә хәрбиләр санын арттыруга бәйле киңәшмә уздырды.

 Сергей Шойгу илнең Кораллы көчләре хәрбиләре санын 1,5 миллионга кадәр арттырырга кирәк, диде:

«Русия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләр хәрбиләренең санын 1,5 миллионга кадәр арттыру турында карар кабул итте. Дәүләтнең хәрби иминлеген гарантияле тәэмин итү, яңа субъектларны һәм Русия Федерациясенең мөһим объектларын яклау Кораллы көчләрнең төп структур компонентларын көчәйтү исәбенә генә мөмкин», – диде ул.

Моннан тыш, министр Кораллы көчләрнең Мәскәү һәм Ленинград хәрби округларының ике яңа төр стратегик территориаль берләшмәсе, Русиянең яңа субъектлары территорияләрендә гаскәрләрнең мөстәкыйль группировкалары, Карелиядә армия корпусы, Коры җир гаскәрләре составында өч мотострелоклар дивизиясе һәм Һава десанты гаскәрләрендә ике десант-штурм дивизиясе формалаштырылуы турында хәбәр итте.

Шойгу шулай ук мотострелоклар дивизиясенә Көнбатыш, Үзәк, Көнчыгыш хәрби округларда һәм Төньяк флотта 7 мотострелоклар бригадасын үзгәртеп корырга һәм Хәрби диңгез флоты, Һава-космик көчләр һәм стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләренең хәрби өлешен көчәйтергә кирәк булуын әйтте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: