Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 гыйнвар 2023, 20:10

"Төнге бүреләр" Белорет балаларын Мәскәүгә тамашага чакырган

Бу балаларның әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган. 

beloretsk.bashkortostan.ru
Фото:beloretsk.bashkortostan.ru

Белорет шәһәрендә яшәүче махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары бүген Мәскәүдән кайтты. Алар илебез башкаласына “Төнге бүреләр” бөтенрусия мотоциклчылар байк-үзәгендә узган Яңа ел тамашасын күрергә барган иде. Балаларны клуб президенты үзе Александр Залдастанов-Хирург чакырган.

Белорет шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, балаларны хакимият башлыгы Андрей Иванюта да озата барган. Билетлар, Мәскәүдә яшәү һәм бай эчтәлекле экскурсия программасы чыгымнарын  хакимият үз өстенә алган.

Мәскәүгә 10 мәктәп укучысы, аларның әниләре һәм педагоглар барган. Барысының да диярлек башкаланы тәүге тапкыр күрүләре. Программада Мәскәү-сити буенча  һәм туңдырма фабрикасына җәяүле экскурсия булган. Автобустагы экскурсиядә балаларга төп шәһәрнең төзелү тарихын, мәскәүлеләрнең дошманнардан ничек сакланулары турында сөйләгәннәр; Кызыл мәйданга алып барганнар.

Балалар өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә бай эчтәлекле программа әзерләгән. Укучылар гражданлык оборонасы буенча укыту-методик үзәгенә барганнар, янгын сүндерү, төрле һава шартларында катер йөртеп карау, беренче ярдәм күрсәтү тренажерларында шөгыльләнеп караганнар.

Белорет районы белән “Төнге бүреләр” 2020 елдан бирле дустанә мөнәсәбәтләрдә. Ул вакытта байкерлар Сосновка авылындагы янгыннан соң җирле халык белән агачлар утыртканнар. “Төнге бүреләр”не райн үзе һәм башкорт халкының кунакчыллыгы хәйран калдырган.

Андрей Иванюта Александр Хирургка махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балаларын байк-шоуга алып килү идеясе өчен бик тә рәхмәтлемен, дип белдергән. Хакимият башлыгы сүзләренчә, балалар Мәскәүдә үзләрен бик тәртипле тоткан.

“Балаларга афәрин диясем килә, алар бик тә игътибарлылар, арыдым дип берсе дә зарланмады, бер-берсен карашып йөрделәр, дуслашып та өлгерделәр”, – ди Андрей Иванюта.

Кайсыбер һәлак булучы хәрбиләрнең балалары башка шәһәрләрдә – Уфа, Екатеринбург, Новосибирскида – яши. Аларның әниләре белән Андрей Иванюта җәен Сталинград сугышына 80 ел тулуга багышланган  юбилей чараларына Волгоградка алып бару мөмкинлеген өйрәнәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: