Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 гыйнвар 2023, 17:54

Водительләр игътибарына!

Машина йөртү таныклыгының электрон варианты барлыкка килде.

Водительләр игътибарына!
Водительләр игътибарына!

Күрдегезме әле, дуслар? «Госуслуги Авто»  порталында машина йөртү таныклыгының электрон варианты барлыкка килгән.

Моннан тыш, бу сервис ярдәмендә автомобильне теркәү турындагы таныклыкның онлайн версиясен дә карарга мөмкин.

РФ Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үткәнчә, ЮХХДИ хезмәткәрләренә машина йөртүчеләр пластик һәм кәгазь документ урынына телефон кушымтасы аша документларның электрон вариантын күрсәтә ала. Аларның эш телефоннарында QR-кодларны укый торган сертификатлаштырылган программа урнаштырылган.

Документларны интернетка кермичә дә карарга мөмкин. Ләкин автомобиль йөртүчеләрнең оригиналь документларын да үзләре белән йөрергә тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: