Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 гыйнвар 2023, 12:47

Пенсияләрне китереп бирү кагыйдәләре үзгәрде

Үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

1 гыйнвардан Русиядә “Пенсияләрне түләү кагыйдәләре” төзәтмәләре үз көченә керде, алар пенсия китереп бирү тәртибен җайга сала, дип сөйләде Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Ольга Лебединская. 

Элек пенсионер акчаны билгеле бер көнне генә өендә ала иде, шул ук вакытта табибка бару яки күршесен җирләү почтальонның  килү көнен үзгәртү өчен сәбәп була алмады, дип аңлатты Лебединская.

“Көнендә өйдә булмаган очракларда акчаны алыр өчен почта бүлегенә барырга яки киләсе айны көтәргә туры килде. Икенче вариант – ышаныч кәгазе белән дә алырга мөмкин иде. Әгәр пенсионер озакка китәргә җыенган булса, аңа пенсиясен саклык кенәгәсенә яки картасына күчеререргә тәкъдим ителде. Яңа тәртип пенсия алуны уңайлырак итте”, – дип ачыклык кертте белгеч. Лебединская сүзләренчә, хәзер бу кагыйдә гамәлдән чыгарыла.

2023 елдан, пенсионер билгеләнгән көнне өйдә булмый икән, почта таратучы, кайчан киләсен алдан белдереп, аның янына ким дигәндә ике тапкыр килергә тиеш. Графикка карамастан, пенсия алып була торган иң соңгы көн булып айның 25е санала.

Әгәр пенсионер ярты ел дәвамында өендә булмаса, аңа түләүләр туктатыла – ул аны Пенсия фондына гариза язып яңарта алачак. Лебединская искәртүенчә, 2023 елның апреленнән почта пенсияне акчалата илтеп бирә торган бердәнбер хезмәт булып калачак. Шул рәвешле почта компаниясенең клиентлары саны 1,5 миллион кешегә арттырылачак. 

Чыганак: iz.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: