Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 декабрь 2022, 17:41

Яңа ел чыршысы балаларны көтә!

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Яңа елга бүләкләр алачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга СВОда катнашучылар балаларына Яңа ел бүләкләре әзерләп җибәргән.

Һәр районда   бердәм көнне бу категория балалар өчен Яңа ел чыршысы узачак. Мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, бу бәйрәм 27нче декабрьдә үтәчәк.

Республикада СВОда катнашучылар гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бүленә.  Мәгариф өлкәсендә генә 10 ярдәм күрсәтү чарасы каралган.

–Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын бәйрәм тамашасы, уеннар, квестлар, конкурслар көтә, Радий Хәбировтан бүләк тә тапшырылачак, – дип сөйләде Айбулат Хаҗин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: