Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 декабрь 2022, 13:35

Донорларга – биш мең сум!

Бу акчалар кайсы очракта бирерлергә мөмкин? Донор буларак кан тапшырганыгыз бармы?

Республикада  кан донорларына социаль ярдәм күрсәтү буенча закон проекты өстендә эшлиләр. Дәүләт Җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзалары аларга  ел саен 5 мең акча түләргә тәкъдим итә. Тиешле закон проекты беренче укуда кабул ителгән.

Парламент спикеры Константин Толкачёв белдерүенчә, закон проекты кан донорларына социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Түләүләр тәртибен Башкортстан хөкүмәте билгеләячәк.

Константин Толкачёв сүзләренчә, кан донорларына ярдәм чаралары федераль дәрәҗәдә  каралган. Шул ук вакытта Русиянең аерым субъектлары  өстәмә төбәк чаралары да  билгеләгән.

“Республикада кан банкын  даими һәм бушлай тулыландыручы  160тан артык кеше исәпләнә, – диде парламент спикеры. – Әлегә  билгеле булуынча,  бу законны гамәлгә ашыру өчен республика бюджеты чыгымнары елына 815 мең сум тәшкил итәчәк. Кан доноры булу күпләр өчен  мөһим хәйриячелек төре. Һәр процедура, бәлки,  кемнеңдер коткарылган гомеренә тиңдер. Донор булу сәламәтлек өчен дә хәвефсез. Ул гына түгел,  даими рәвештә кан бирү организмны тизрәк тернәкләнүгә дәртләндерә һәм кешенең гомум сәламәтлегендә уңай чагыла”. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: