Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 декабрь 2022, 07:53

СВОда катнашканнарга Подмосковьеда һәм Кырымда җир бирергә мөмкиннәр

Кайсы очракларда?

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсе, Кырым һәм Севастополь хакимиятләренә хәрбиләргә бушлай җир участоклары бирү мәсьәләсен карарга киңәш итте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

“Махсус хәрби операциядә катнашуда үзләрен күрсәткән өчен Русия дәүләт бүләкләре алган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканда имгәнү (яралану, җәрәхәтләр, контузия) яки авырулар нәтиҗәсендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына бушлай җир бирү очракларын билгели торган закон актларын кабул итүне тәкъдим итәргә”, диелгән документта.

Билгеләп үтелгәнчә, хакимиятләр дәүләт яки муниципаль милектәге җир участокларын бушлай бирәчәк. Мондый килешүләр төзүне Русия Хөкүмәте тәэмин итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: