Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 декабрь 2022, 09:40

"Больничный"лар артачак

Шәп яңалыкмы? 

"Больничный"лар артачак
"Больничный"лар артачак

2023 елның 1 гыйнварыннан “больничный” кәгазе буенча түләүнең максималь күләме артачак. Бер көнгә иң зур сумма – 2 736,99 сум, бер айга иң зур сумма – 84 846,69 сум булачак. Игътибар!Бу хезмәт стажы сигез елдан арткан хезмәткәрләргә генә кагыла. Шулай итеп, алар уртача хезмәт хакына тигез, әмма максималь күләмнән артмаган түләүгә исәп тота алачак. 

Әйткәндәй, “больничный” акчасын исәпләү ысулы элеккечә үк кала: түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм эш стажына бәйле. Стаж 8 елдан артып китсә, пособие хезмәт хакының 100%ы, 5 елдан 8 елга кадәр булса – 80%, 5 елдан кимрәк булса – нибары 60%күләмендә түләнелә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: