Барлык яңалыклар
Социаль мохит
16 декабрь 2022, 11:53

Радий Хәбиров мөһим указга кул куйды

Ул авырлы хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә кагыла.

yanzori.com
yanzori.com

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авырлы хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособиеләр турындагы указга кул куйган.

Документка ярашлы, республикада мохтаҗ булган авырлы ханымнарның һәм балалы гаиләләрнең 2023 елның 1 гыйнварыннан ай саен пособие алу мөмкинлеге булачак. Моның өчен Башкортстан территориясендә яшәү һәм җан башына уртача керемнең төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсеннән артык булмавы шарт.

Әлеге пособиегә иртә срокта исәпкә баскан авырлы хатыннар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр дәгъва итә ала.

Түләүләр яшәү минимумы күләменең 50, 70 яки 100 процентын тәшкил итәчәк.

Әлеге указ бердәм пособие турындагы федераль законны гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән. Бердәм пособиене Пенсия һәм социаль фонд түли.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: