Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 декабрь 2022, 16:39

50 мең сумлык сертификатлар

Республикада  махсус хәрби операциядә катнашучылар 50 мең сумлык белем бирү сертификатлары алала. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының моңа кагылышлы проекты бүген премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән хөкүмәт утырышында каралды.

“Башка категория гражданнар өчен  бу сертификатлар күләме 20 мең сум тәшкил итсә, СВОдан кайткан хәрбиләр өчен без бу сумманы 50 мең сумга кадәр арттырырга булдык”, – дип сөйләде ведомство башлыгы Ленара Иванова.

Карарны кабул итү 2023 елда өстәмә финанслау  бүлүне таләп итәчәк. Элек расланган карарларга ярашлы,  400 белем бирү сертификаты бирергә планлаштырылган һәм төбәк бюджетында моңа 4 миллион сум күләмендә финанслау каралган булган. Яңа үзгәрешләрне исәпкә алып, СВОда катнашучылар өчен – 200 (һәрберсе 50 мең сум күләмендә), башка категория гражданнар өчен  500 (һәрберсе 20 мең сум күләмендә)  белем бирү сертификатларын   бүлү планлаштырыла. Шулай итеп,  16 миллион сумга өстәмә финанслау кытлыгы бар.

Карарның яңа проекты тагын берничә мөһим үзгәрешне күзаллый. Хәзер белем бирү сертификатына заявканы мәшгульлек үзәкләре аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталы аша да биреп була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: