Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 декабрь 2022, 21:01

100 процентка җиткерергә телиләр

ufacitynews.ru
Фото:ufacitynews.ru

Бүген, 12 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Газпром” акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер видеоконференция режимында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

Беренче документ –  республика белән комапания арасындагы 2003 елгы килешүне актуальләштерү. Ул газ кертү, сыекландырылган табигый газ җитештерү, газ саклаучы һәм “яшел” технологияләр  өлкәсендәге уртак эшне күзаллый. Икенче килешү Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базары үсешенә кагыла.

Алексей Миллер төбәк белән барлык юнәлешләрдә дә нәтиҗәле эш алып барыла дип белдерде.

–Башкортстан белән конструктив һәм ике яка өчен дә файдалы хезмәттшлек җайга салынган. Төбәк Русиянең газ картасында мөһим урын алып тора. Һәм, әлбәттә, инде, безнең эшнең төп юнәлеше – газ белән тәэмин итү, – дип ассызыклады Алексей Миллер. – Республикада “Газпром трансгаз Уфа” предприятиесе эшләп килә. Ул “Газпром”да көчлеләрдән санала.  Ел саен республика территориясе аша 100 млрд куб.метрдан артык табигый газ җибәрелә. Бу гаять зур күрсәткеч  ил кулланучыларын җылы һәм энергия белән тәэмин итүдә Башкортстанның мөһим урын алып торуы хакында сөйли.

Алексей Миллер төбәктә югары газлаштыру дәрәҗәсен билгеләп үтте. Якын арада аны мөмкин булганча максималь дәрәҗәгә җиткермәкчеләр.

– Владимир Путин илдә газ кертүне тизләштерү мәсьәләсен куйды. Бу максатка ярашлы без “Газпром”ның инвестиция программасын арттырдык. 2025 ел ахырына кадәр Башкортстанда газ кертүне 100 процентка кадәр җиткерергә планлаштырабыз, – диде холдинг рәисе.  – Моннан тыш, тиз темплар белән газ кертеп бетерү (догазификация) программасын гамәлгә ашырабыз, аны да  Президент булдырган иде. Шәхси хуҗалыклар чикләренә кадәр газүткәргечләр сузуга заявкалар 91 процентка башкарылган. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: