Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 декабрь 2022, 14:41

Хәвеф-хәтәр янамасын

Авыллар яшәргә тиеш!

Хәвеф-хәтәр янамасын
Хәвеф-хәтәр янамасын

Авыллар яшәргә тиеш!

 

Башкортстанда җирле инициативаларга ярдәм итү программасы көннән-көн киңрәк колач ала. Туган авылларын саклау, анда яшәгән кешеләрнең тормышын яхшырту юнәлешендә ул бик әһәмиятле проект. һәм тырыш, заманча омтылышлы Арслан авылы биләмәсендә яшәүчеләр дә бу проектка кушылырга теләк белдерде.

Шушы уңайдан Арслан авыл хакимияте башлыгы Вәкил Хафизов җитәкчелегендә инициатв төркем төзелгән. Кешеләр арасында әзерлек, аңлату эшләре алып барылган. Бу хакта сүз кузгаткач, авыллары, авылдашлары язмышына битараф булмаган кешеләр янгынга каршы көрәшнең иң мөһим булуын, янгын сүндерү машинасы кирәклеген билгеләгән. Бу – бик җитди мәсьәлә. Сигез авылны берләштергән Арслан авыл хакимиятендә 1620 кеше яши, 900 хуҗалык бар. Быел биредә җиде янгын теркәлгән. Бер йорт зыян күргән, калган очракларда чүп, үлән янган. Шөкер, кешеләр гомеренә зыян килмәгән. Янгыннарны сүндерү өчен ярдәмгә күрше авыллардан техника чакырырга мәҗбүр булганнар. Чөнки әле Арслан авыл хакимияте карамагында (8 авылга!) нибары 4 тонна су ташучы бер генә трактор бар.

Авыл кешеләренең бу теләккә ирешү мөмкинлеге бар: КФХ җитәкчесе Азат Рәүф улы Мөхәммәтгалиев 10 тонна су сыйдырышлы янгын сүндерү машинасын бирәм дип тора. Ә аңа җылы гараж кирәк! Моның өчен авыл хакимияте карамагында әлегәчә буш торган бинаны кулланырга телиләр. Фәкать аны төзекләндерү, җылыту бурычы тора. Иң мөһиме – әзер бина бар, яңабаштан төзисе түгел.

Хыялны тормышка ашыру өчен смета төзелгән – эшләр 1млн 310 000 сумга баса. Җирле инициативаларга ярдәм итү программасы кысаларында  каралганча, Республика бюджетыннан 1000 000 сум ярдәм килсә, район бюджеты 132000 сум бүлсә, халык, иганәчеләр ярдәме белән тагын 81000 сум акча тупланачак.

  • Бу безнең өчен иң мөһим сорау. Янгынга каршы көрәш – кешеләрнең

гомерен, сәламәтлеген, күркәм дөньяның бәрәкәтен, матурлыгын саклауда иң зур бурыч”, – ди Вәкил Кәшфулла улы.

Әлеге көнгә профилактик рейдлар алып барыла, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы гаиләләр, имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга, җәмгысе 475 данә янгыннан кисәтү приборы урнаштырылган.

 

Хәвеф-хәтәр янамасын
Хәвеф-хәтәр янамасын
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: