Барлык яңалыклар
Социаль мохит
7 декабрь 2022, 22:19

Путин медикларга өстәмә түләүләр турында игълан итте

Ничә сум өстәячәкләр?

шахты.su
Фото:шахты.su

Сәламәтлек саклау системасында хезмәт хакы түләү камилләштерелергә тиеш, дип белдерде бүген, 7 декабрьдә, Владимир Путин Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте  үсеше буенча совет әгъзалары белән очрашуда.

Өстәмә түләүләр беренчел звено һәм ашыгыч ярдәм медикларына гыйнвар аеннан  алып 4,5 меңнән 18 мең сумга кадәр билгеләнәчәк.

“Алдагы ел гыйнварыннан мин хөкүмәттән сәламәтлек саклау системасының беренче звено медикларына, үзәк район дәваханәләрендә, район хастаханәләрендә һәм ашыгыч ярдәм системасында эшләүчеләргә өстәмә түләүләр билгеләүне сораган идем. Өстәмә түләүләр 4,5 мең сумнан алып 18 мең сумга кадәр, әлбәттә, бу өстәмәләр медицина хезмәткәренең вазифасына һәм нинди функцияләр башкаруына бәйле булачак”, – диде Президент. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: