Русиялеләр лаеклы пенсия аена 46,5 мең сумнан ким булырга тиеш түгел дигән фикердә. Пенсия күләме таләпләре ел дәвамында 7,9 процентка арткан.
2 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үткәрелгән сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән узган 1,6 мең кеше катнашкан. Билгеле булганча, ирләр 47,2 мең сум, хатын-кызлар - 45,5 мең сум лаеклы булыр иде дип уйлый.
Иң югары сорау Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта теркәлгән - 50,8 һәм 48,2 мең сум. Беренче бишлеккә шулай ук Владивосток (47,2 мең), Төмән (46,7 мең) һәм Хабаровск (46,6 мең).
"Ярославльдә яшәүчеләр иң тыйнак булып чыккан, алар 41,3 мең сумга да ризалар. Тик аны аларга кем бирә?
Чыганак:lenta.ru
Фото:lenta.ru