Барлык яңалыклар
Социаль мохит
1 декабрь 2022, 10:43

Хезмәт хаклары күпмегә артыр?

Бюджетникларның хезмәт хакы индексацияләнә.

kirov-portal.ru
kirov-portal.ru

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәттә үткән киңәшмәдә бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 2023 елның гыйнварыннан индексацияләргә кушты.

“Бу эшне алдагы елның гыйнварыннан башкарырга кирәк”, – диде ул.

Президент әйтүенчә, бюджетникларның эш хаклары буенча максатлы күрсәткечләрне әлегә ун төбәк кенә үтәп килә. Алары да “йөз процентка” түгел, диде ул.

Ярдәмгә мохтаҗ төбәкләргә финанслар җибәрергә кирәк, дип тә өстәде Путин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: