

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җан башына яшәү минимумы күләмен билгеләү турында төбәк хөкүмәте карары проектын әзерләгән.
“2023 елның 1 гыйнварыннан республикада җан башына 12 650 сум күләмдә яшәү минимумын билгеләргә, эш яшендәге халык өчен – 13 789, пенсионерлар өчен – 11 990, балалар өчен ул 12 271 сум”, – диелгән документта.
Проект кабул ителгән очракта, хөкүмәт карары 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 июнендә “РФ Президентының яшәү минимумын 10 процентка арттыру йөкләмәсен үтәү” җәһәтеннән республикада җан башына 12 110 сум күләмендә яшәү минимумы билгеләнде. Эш яшендәгеләр өчен ул – 13 200, пенсионерлар өчен – 11 474, балалар өчен 11 747 сумга тигез.
Яшәү минимумына социаль пособиеләр күләме бәйле. Аларны мохтаҗлык критерийлары нигезендә исәплиләр. Мәсәлән, 2023 елның 1 гыйнварыннан бала туганда һәм аны тәрбияләгәндә кертелүче пособиене билгеләгәндә.
Чыганак: bashinform.ru