Социаль мохит
25 ноябрь 2022, 05:52

Туклану сыйфаты яхшырырмы?

Бу тармакта кимчелекләр бар әле.

pg13.rupg13.ru
pg13.ru

Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары “Башкортстанда социаль туклануны оештыру турында”гы законны кабул итте.

Социаль туклану – оешмаларда аерым категория гражданнарга тәгаенләнгән туклану, ул тулысынча яки өлешчә республика яисә муниципалитет бюджетыннан финанслана.

Моңа кадәрге законнар социаль туклану өлкәсендәге хәвефсезлек мәсьәләләрен генә җайлады, ә сыйфат һәм баланслы туклану сораулары читтә калды. Парламент рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, туклану сыйфатлы һәм баланслы булсын өчен анык нормативлар һәм хакын исәпләү алымнары кирәк. Аларны, куллану базарында бәяләр артуын исәпкә алып, ел саен яңадан карарга кирәк булачак.

Бүген республикада туклану тармагында 4,3 мең предприятие социаль юнәлештә эшли. Алар мәктәпләргә, балалар бакчаларына, интернат-йортларга һәм башкаларга хезмәтләр күрсәтә.

Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган елны Юлламасында: “Бу тармакта кимчелекләр бар әле. Балалар мәктәп туклануына зарлана. Һәм без укучыларны сыйфатлы азык белән тәэмин  итү өчен барысын да эшләргә тиешбез”, – дигән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас