

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җир участогы урынына бер тапкыр бирелә торган меңенче түләү сертификатын тапшыру тантанасында катнашты. Республикада мондый ярдәм төрен күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр ала ала. Сертификатка салынган акча күләме республикада яшәүчеләр өчен бер үк төрле – 250 мең сум.
–Башкортстанда менә инде 11 ел күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү программасы эшләп килә. Программа эшләү дәверендә 64 меңгә якын гаилә үз җир участогы алу бәхетенә иреште. 2020 елның ноябреннән алып без акчалата сертификат бирә башладык. Ул торак шартларын яхшырту мөмкинлекләрен шактый киңәйтте, – диде Андрей Назаров. – Бүген без үзенчәлекле юбилейга килеп җиттек дисәк тә була. Тантанлы рәвештә Бүздәк авылында яшәүче күп балалы Мөхсиновлар гаиләсенә – Азамат Зәйкат улына һәм Гөлнара Зәки кызына меңенче таныклыкны тапшырабыз. Сезнең гаиләгез ныклы һәм тырыш, өч бала тәрбиялисез, йорт саласыз. Торак мәсьәләсен хәл итүгә мондый ярдәм төре җитди өлеш кертүенә һич шигем юк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru