Социаль мохит
17 ноябрь 2022, 10:13

Хезмәт хакыгыз көн итәргә җитәме?

Яңа елдан минималь хезмәт хакы арта, ди...

Хезмәт хакыгыз көн итәргә җитәме?Хезмәт хакыгыз көн итәргә җитәме?
Хезмәт хакыгыз көн итәргә җитәме?

2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме артачак, дип хәбәр итте республиканың финанслар министры Лира Игътисамова.

Район коэффициентын исәпкә алып, ул 6,3 процентка артачак һәм 18678 сумга җитәчәк.

Быел, исегезгә төшерәбез, индексациядән соң аның күләме – 17570 сум.

Башкортстанда 37 мең кеше минималь хезмәт хакы ала дип белдерде министр.

Әйтергә кирәк, Русия президенты Владимир Путин Федераль советка юлламаларында һәрчак халыкның социаль тормышын яхшырту буенча дәүләт алдында торган бурычларны “бернигә карамастан, илнең бар территорияләрендә дә” башкарырга кирәклегенә басым ясый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас