

2023 елның 1 гыйнварыннан онкология, гематология һәм иммунологик авырулары, шулай ук хроник бөер җитешсезлеге булган инвалид балалар дәвалану урынына кадәр бушлай оча һәм кире кайта алачак.
Тимер юл транспортында дәвалау урынына бару өчен 12 сәгатьтән артык вакыт, ягъни юл озынлыгы 1 мең чакрымнан артык булган очракларда мондый ярдәм чарасыннан файдаланырга мөмкин. Түләүсез очышлар өчен авиабилет яман шешкә каршы һәм иммуномодуляр терапия узучы яки гемодиализдагы инвалид балаларга, аларның әти-әниләренә яки озатып йөрүчегә биреләчәк.
Дәвалау урынына авиаочыш шулай ук дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануына бушлай юллама һәм шәһәр яны электр поездларында йөрү кертелгән социаль хезмәтләр җыелмасына керә, дип билгеләп үтелә.
Чыганак: government.ru