Социаль мохит
14 ноябрь 2022, 11:42

Республика Яңа ел чыршысы кайчан булачак?

Яңа елга айдан артык вакыт калды. 

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

Республика премьер-министры Андрей Назаров  хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә  республика Яңа ел чыршысын  үткәрү датасын  атады. Быел бәйрәм 22 декабрьдә узачак.

Чарада уку алдынгылары, олимпиадалар, спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать  фестивальләре лауреатлары   катнашачак. Шулай ук республика Яңа ел чыршысына  хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм эчке  эшләр органнары хезмәткәрләре балалары, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган кызлар һәм малайлар чакырылачак”, – дип аңлатты Андрей Назаров.

Чыршы бәйрәмен “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткәрергә ниятлиләр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас