Социаль мохит
14 ноябрь 2022, 12:52

Аерым категория пенсионерларга ай саен 2400 сум акча өстәләчәк

Аны декабрьдән үк рәсмиләштереп була.

s30936325104.mirtesen.rus30936325104.mirtesen.ru
Фото:s30936325104.mirtesen.ru

Туганнарын караучы пенсионерлар 2022 елның декабреннән үз пенсияләренә 2400 сум күләмендә өстәмә түләү рәсмиләштерә алачак. Бу хакта 14 ноябрь көнне юристИрина Сивакова Рrimpress басмасына сөйләгән.

Түләүне рәсмиләштерү өчен, ноябрь ахырына кадәр Русия Пенсия фондына гариза тапшырырга кирәк. Өстәмә түләүне билгеләү кешенең эш статусына бәйле түгел, дип искәртте Сивакова.

Аның сүзләренчә, эшләүче пенсионерларның да өстәмә акча алу хокукы бар, әмма алар очрагында түләү еллар узу белән индексацияләнмәячәк.

Үз кереме булган кешене дә пенсионерның тәрбиясендә торучы (иждивенец) дип танырга мөмкиннәр. Шулай да, бу очракта, мондый кеше өчен төп ярдәм пенсионердан икәнен раслау мөһим булачак, дип аңлата юрист.

Өстәмә түләү инвалид туганнарын тәрбияләргә тиешле пенсионерларга каралган. Моңарчы 1200 сум күләмендәге өстәмә акча рәсми эш урыны булган русиялеләргә генә бирелә иде, дип билгеләп үтелә.

Бу хакта тулырак:  "Татар-информ"

Читайте нас