

Яшәү минимумы белән бәйле булмаган берничә социаль түләү 2023 елның 1 февраленнән индексацияләнәчәк, дип белдерде Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
2022 елда инвалидларга, ветераннарга һәм башка категория гражданнарга айлык түләүләр фактик инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте Хезмәт министрлыгы башлыгы президент белән балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмәдә.
2023 елда, индексациядән соң, беренче балага ана капиталы күләме 590 мең сумга, икенче балага 780 мең сумга кадәр артачак. Әйткәндәй, ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтыла.
Чыганак: rg.ru