Социаль мохит
9 ноябрь 2022, 16:29

Савыктыру өчен техник җиһазлар кирәк

Республика җитәкчелеге бу юнәлештә эшләүче предприятиеләргә максатчан ярдәм вәгъдә итте.

Савыктыру өчен техник җиһазлар кирәкСавыктыру өчен техник җиһазлар кирәк
Савыктыру өчен техник җиһазлар кирәк

“Киртәләрне җимереп” форумының икенче эш көнендә “Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары турында: реабилитация өчен техник чаралар җитештерү” темасына багышланган “түгәрәк өстәл”дә үткәрелде.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев бу юнәлешнең мөһим булуын, җитештерүче оешмаларга субсидия алу мөмкинлеге бирү кирәклеген ассызыклады.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү бүлегенең җитәкче урынбасары Гүзәл Галиева мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм төрләре турында сөйләде.
“Уральский завод спортивного инвентаря”  оешмасының генераль директоры Азат Вилданов физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт корылмалары һәм җиһазлары җитештерү мәсьәләләрен күтәрде.

Фото: Юлай Кәримов

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас