Социаль мохит
9 ноябрь 2022, 16:32

Физик мөмкинлекләр чик булырга тиеш түгел

Башкортстанның гүзәл табигатен һәркем күрсен иде.

Физик мөмкинлекләр чик булырга тиеш түгелФизик мөмкинлекләр чик булырга тиеш түгел
Физик мөмкинлекләр чик булырга тиеш түгел

“Ломая барьеры” Бөтенрусия форум-күргәзмәсенең икенче эш көне чараларга бай булды. “Түгәрәк өстәл” ләрнең берсендә катнашучылар инвалидлар туризмын үстерү юнәлешендә көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов чараны ачып чыгыш ясады һәм туризм юнәлешенең һәркемгә кагылышлы булуын, аның һәр кеше өчен, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә мөмкин  һәм уңайлы булырга тиешлеген ассызыклады.
Башкортстанда республика инвалидлар җәмгыятен оештырып аның беренче рәисе булган, арытабан Мәскәүдә 20 елдан артык Бөтенрусия инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары булып хезмәт салган, бүгенге көндә Русия инвалидларының спорт берлеге президенты Флюр Нурлыгаянов үзенең чыгышында инвалидлыгы булган кешеләр өчен актив туризмны үстерү мәсьәләләрен күтәрде. “Мондый кешеләргә табигать кочагында, үз көннәрен үзләре күреп бераз яшәп алу бик файдалы. Атналар буена үзләре ашарга пешереп, кер юып, учак өчен утын хәстәрләп йөргәннән һәм матур табигать кочагында ял итеп кайтканнан соң күпләргә хәл ителмәстәй мәсьәләләр дә, шәһәр фатирындагы авырлыклар да җиңелрәк тоела. Бу юнәлештә 2012 елдан алып ныклы эш алып барыла. Мин бу эшләрнең башлангычында булуыма бик шатмын. Башкортстанда туризм өчен матур табигатьле мәйданнар да, зур тәҗрибәле белгечләр дә бар. Без Башкортстанда илкүләм туризм үзәге төзү буенча тәкъдим белән чыктык. Республика җитәкчелеге тәкъдимне уңай кабул итте. Форумга җыелган башка төбәк вәкилләре дә бу тәкъдимне хуплады. Бергәләшеп тотынсак без моны башкарып чыгачакбыз”, - диде Флюр Нурлыгаянов.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас