

Бүген БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Ломая барьеры” беренче ачык форум-күргәзмәсе кысаларында “Реабилитация людей с ограниченными возможностями здоровья. Новые вызовы и решения” пленар утырышында катнашты. “Торатау” Конгресс-холлы бинасында узган бу чарада Хөкүмәт рәисе “Трудоустройство инвалидов – как элемент социальной ответственности бизнеса” дигән темага чыгыш ясады.
Премьер-министр чыгышы алдыннан “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга сәламләү сүзе белән “Агентство стратегических инициатив по продвижению новых проектов” генераль директры Светлана Чупшева чыгыш ясады. Агентлык җитәкчесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең уңышлы реабилитациясе нәкъ комплекслы чараларга бәйле, дип ассызыклый.
–Инвалидлыкка ия 70 процентка якын кешеләр тулы күләмдә медицина һәм социаль реабилитация чаралары колачланмаган. 38 проценты тулы дәрәҗәдә техник реабилитация чаралары белән тәэмин ителмәгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр 14 проценттан кимрәге генә эшләп йөриләр. Бу өлкәдә үсеш өчен гаять зур потенциал бар, әлеге аспектлар белгечләр һәм экспертлар белән өйрәнеләчәк. Бу мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итү сезнең белән безнең кулдан килә, – дип ассызыклады Светлана Чөпшева.
Чыганак: pravitelstvorb.ru