

Бүген Уфада үтүче “Ломая барьеры” форумының төп чарасы - “Сәламәтлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа проблемалар һәм чишелешләр”, - дип исемләнгән пленар утырыш үтте.
Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
“Бу форум бик мөһим чара, республикада бу юнәлештә елдан – ел күбрәк эш алып барыла. Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм абилитацияләү чараларын җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика программасы эшләнәчәк. Ул моңарчы эшкәртүче һәм җиңел сәнәгатькә, халык-сәнгать кәсепләренә ярдәм итү буенча кабул ителгән төбәк программаларына охшаш булачак. 2019 елдан башлап республика илдә беренчеләрдән булып реабилитациягә бирелә торган сертификатлар кертте. Ел саен моның өчен 50 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә, «үзенчәлекле балалар»ның 90 проценты диярлек сертификат нигезендә дәүләт ярдәме ала. Сертификатларның һәрберсе якынча 41 мең сум тора, бу сумма ата-аналарга бирелә һәм алар аны үз балаларын нинди реабилитациягә тотынырга кирәклеген үзләре сайлый», — диде Радий Хәбиров.
Пленар утырышта күп әһәмиятле чыгышлар яңгырады, мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әйтелде, карарлар кабул ителде.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ