Социаль мохит
8 ноябрь 2022, 11:01

Килешүгә кул куйдылар

Бүген “Ломая барьеры” I Бөтенрусия реабилитация индустриясе  форумы кысаларында катлаулы тормыш шартларына дучар булган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен  “Социаль координатор” проекты буенча өч яклы Килешүгә кул кую тантанасы узды. Хөкүмәт ягыннан документны Премьер-министр Андрей Назаров, “Яңа проектларны таныту буенча  стратегик башлангычлар агентлыгы” яклап  – “Тормыш сыйфаты”  Дивизионы директоры Александр Пироженко һәм  Медицина ярдәме эзләү  хәйрия хезмәте яклап  “Дөрес юнәлеш” оешмасы генераль директоры Антон Яремчук имзаладылар.

–Бу Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында  2025 елга  Башкортстанда авыр тормыш хәлендә калганнарга комплекслы ярдәм системасы булдыру планлаштырыла. Ягъни төбәктә авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм иткәндә мультидисциплинар команда эше координациясе оештырылачак, шундый гражданнарга ярдәм күрсәтү маршрутларының шаблоннары билгеләнәчәк, бу юнәлештәге иң яхшы практикалар  җыеп алыначак, – диде Андрей Назаров. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас