

Уфада ачылган “Ломая барьеры” форум - күргәзмәнең төп бурычларыннан берсе - савыктыру юнәлешендәге сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерүгә ярдәм итү.
“Уфада үз эшен башлаган «Ломая барьеры» форумында илнең 12 төбәгеннән 50 предприятие — реабилитация һәм абилитация чараларын җитештерүче катнаша. Башкортстанда да югары технологияле савыктыру җиһазлары эшләп чыгаручы компанияләр шактый. Аларга ярдәм итәчәкбез. Мондый предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика программасын эшләү турында карар кабул иттек ”, - диде Радий Хәбиров.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ