Социаль мохит
8 ноябрь 2022, 02:32

Бүген "Ломая барьеры" форумы үз эшен башлый

Форум – күргәзмәдә савыктыру сәнәгатенең иң заманча эшләнмәләре күрсәтеләчәк.

Бүген "Ломая барьеры" форумы үз эшен башлыйБүген "Ломая барьеры" форумы үз эшен башлый
Бүген "Ломая барьеры" форумы үз эшен башлый

Русиянең 12 төбәгеннән килгән 70тән артык спикер катнашлыгында 30га якын дискуссия мәйданчыгында "түгәрәк өстәл", конференцияләр һәм осталык дәресләре оештырылачак.
Бүген, 8 ноябрьдә 13 сәгатьтә форумның төп чарасы - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева катнашлыгында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа проблемалар һәм чишелешләр" пленар утырышы башланачак.
 Кичен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында - "Ломая барьеры" Балалар иҗаты фестивале, ә 9-10 ноябрьдә Конгресс-холлда коммерцияле булмаган оешмалар "Мәрхәмәтле республика" төрле эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе оештыра. Моннан тыш, "Ана йөрәге" Аналар советыннан, "Ортомод" компаниясеннән мода-инклюзив коллективлар чыгышы күрсәтеләчәк.

Форумны оештыручылар: Башкортстан Хөкүмәте, яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге, "Социум+" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Президент грантлары фонды.

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас