

8 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында «Ломая барьеры» беренче ачык форум-күргәзмәсе узачак. Бу чара Башкортстанда үткәрелүче савыктыру индустриясенең иң масштаблы беренче форумы.
Проектның максаты: социаль интеграция, инвалид кешеләрне укыту һәм һөнәри үстерү, савыктыру юнәлешендә сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерүгә ярдәм итү һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, өлкәннәрне һәм балаларны савыктыру һәм абилитацияләү системасын үстерү өчен шартлар тудыру.
Форум кысаларында барлык кунаклар бушлай консультацияләр ала алачаклар. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы консультация ярдәменең аерым мәйданчыкларын оештыра.
Медицина-социаль экспертиза Баш бюросы мәйданчыгында инвалидлык билгеләү, шәхси реабилитация программасы эшләү, савыктыру техник чаралары белән тәэмин итү, медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе, гарипләнүчеләргә реабилитацияләү программалары эшләү, шулай ук медик-социаль экспертиза үткәрүгә документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.
Форум - күргәзмә мәйданчыкларында шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре консультацияләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.