

Башкортстан сода компаниясе “Зифа” маркасы астында хәләл кер юу порошогы чыгара башлады.
Предприятиенең генераль директоры Эдуард Давыдов әйтүенчә, продукт мөселманнарның таләпләренә тулысынча туры килә, ә аның составы гадәти порошоклардан шактый аерылып тора.
“Бүген базарда кер юу чараларының җитешмәвен без чыгарган продукция тулыландырыр. Рецептурага ислам кануннарына каршы килүче матдәләр, мәсәлән, күпчелек юа торган чараларда кулланылучы хайван майлары кертелми”,- ди Давыдов.
“Зифа Хәләл” продукциясе сертификация һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясендә аттестация үткән. Порошокны киләчәктә Иран, Төркия һ.б. мөселман илләренә дә чыгару планлаштырыла.
Фото: pxhere.com