

Республикада инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм җан башына туры килгән керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган күп балалы гаиләләр газ кертүгә 100 мең сумлык сертификат алала. Бу хакта БРның төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Егор Родин хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, әле бу льготага ия категория 75 мең сумлык ярдәм алала иде. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына, хәрби хәрәкәтләр инвалидларына 100 мең сумлык сертификат тапшыралар.
Үзгәрешләр ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсенә ярашлы кертелгән. Ул төбәк властьларына үз исәпләренә газ корылмалары сатып ала һәм торакларын газ челтәрләренә тоташтыра алмаган русиялеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан иде. “Русия энергетика атналыгы”нда чыгыш ясаганда, Путин бу субсидияләрнең 100 мең сумнан (газ челтәренә тоташуның 1 очрагы) да ким булмаска тиешлеген ассызыклады. Субсидияләрнең бер өлеше федераль бюджет исәбеннән бүленәчәк.