

20-22 октябрьдә начар ишетүче 18-35 яшьтәгеләр өчен һөнәри осталык буенча II DeafSkills милли чемпионаты узачак.
–Быел компетенцияләр һәм чемпионатта катнашучылар саны артты, ул 34 компетенция буенча узачак. Анда 500дән артык кешенең катнашуы көтелә, – дип сөйләде фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Конкурс биремнәре Уфаның ВДНХ-ЭКСПО мәйданнарында һәм Уфа радиоэлектроника көллиятендә узачак.
Катнашучыларга “Адаптив физик культура”, “Веб-дизайн”, “Визаж һәм стилистика”, “Персонажлар дизайны” компетенцияләре буенча кнкурс биремнәре үтәргә туры киләчәк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru