Социаль мохит
5 октябрь 2022, 06:15

2023 елда пособиеләрнең максималь суммасы артачак

Мәгълүмат Русия Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган.

2023 елда   пособиеләрнең максималь суммасы   артачак2023 елда   пособиеләрнең максималь суммасы   артачак
2023 елда пособиеләрнең максималь суммасы артачак

Мәгълүмат Русия Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган. Шулай итеп:

  • Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү 23 мең сумга кадәр артачак;
  • Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме  декрет отпускасында 140 көн эчендә – 383 179 сум, ә больничный  кәгазе буенча түләүләрнең максималь күләме аена 83 204 сум тәшкил итәчәк.

     “Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнә. Мондый индексация 2023 елның 1 февраленнән алып башкарылачак. Бюджет проекты тарафыннан каралган индексацияне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган түләү 23 011 сум тәшкил итәчәк. Вакытлыча эшкә сәләтсез булу һәм 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие күләме страховкаланган кешенең алдагы ике елда  хезмәт хакына бәйле. 2023 елда түләүләрнең максималь суммасы да артачак", - диелә ведомство хәбәрендә.

  • 2023 елда страховкалау стажы 8 һәм аннан да күбрәк ел булган гражданнар өчен больничный кәгазе  буенча максималь түләү 83 204 сум тәшкил итәчәк. 5-8 ел стажы булган гражданнар өчен – аена  66 564 сум һәм 5 елга кадәр стажы булган очракта аена 49 923 сум тәшкил итәчәк.
  • Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь суммасы аена 83 204 сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, югарыда әйтеп үтүебезчә, йөклелек буенча отпуск  өчен түләү (140 көнлек ял) 383 179 сум тәшкил итәчәк.
  • Страховкаланган гражданнар өчен бала карау буенча айлык максималь пособие 2023 елда аена 33282 сум тәшкил итәчәк. Пособиенең айлык минималь күләме – 8630  сум.
  • Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие хатын-кызның уртача хезмәт хакының 100% тәшкил итә, бала карау буенча пособие – уртача эш хакының 40%. Әгәр  гаиләдә яшь ярымга кадәр берничә бала булса, бала карау өчен пособие һәрберсенә түләнә.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас