Социаль мохит
30 сентябрь 2022, 15:24

Халык өчен уңайлы система

Мондый хезмәтләндерү ошый безгә.

Халык өчен уңайлы системаХалык өчен уңайлы система
Халык өчен уңайлы система

Мондый хезмәтләндерү ошый безгә.

 

Уфада VI Бөтенрусия дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре форумы бара. Аның  икенче көне Күпфункцияле үзәк гимны белән ачылды һәм аны кунаклар күмәк алкышлар белән каршылады. 

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин әйдәп баручы белгечләрне, төбәкләрнең хакимият органнары җитәкчеләрен алтынчы тапкыр җыючы форумда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләвенчә, КФҮ эше нәтиҗәсендә илдә күп кенә бюрократик процедуралар кыскартылып, дәүләт хезмәтләре күрсәтү җайга салынды, һәр кеше мөһим мәсьәләләрне кыска вакытларда хәл итү мөмкинлегенә ия булды.

Форумда катнашучыларны Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников та сәламләде. Ул билгеләгәнчә, 15 ел эчендә, беренче КФҮ үз ишекләрен ачканнан кунән башлап, гражданнар һәм җәмгыять арасында хезмәттәшлек итүнең кабатланмас системасы булдырылган. Көн саен илнең мондый үзәкләренә 630 меңнән артык кеше килә.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне үстерүдә прогрессның әһәмиятле булуын ассызыклап, КФҮ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

 

«Сезнең куллар белән санлы киләчәк булдырыла, моның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мондый процесста катнашучы  булу  –  зур бәхет. Безнең төп максатыбыз – Башкортстанны кешеләр тормышы өчен иң яхшы төбәк итү, күпфункцияле үзәкләр булмаса, бу мөмкин түгел",  – диде ул.

Форум кысаларында 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы КФҮ» конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Катнашучыларны КФҮ эшчәнлегенең барлык процессларының нәтиҗәлелегенә басым ясап, санлы инструментлар һәм чишелешләр куллану критерийларының киң исемлеге буенча бәяләделәр. Башкортстан Күпфункцияле үзәге "КФҮнең иң яхшы төбәк челтәре" номинациясендә бүләккә лаек булды.

Шулай ук Мәскәү, Якутия, Ленинград, Ростов өлкәләре һәм башкалар бүләкләргә лаек булды.

Фото: pravo-imeu.ru

Халык өчен уңайлы система
Халык өчен уңайлы система
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас