Кичә, 22 сентябрьдә, БР Дәүләт Җыены утырышында Украинадагы махсус хәрби операциядә ирекле рәвештә катнашкан һәм аның барышында һәлак булган башкортстанлыларның гаиләләре 2 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак, дигән закон проекты кабул ителде.
Моны республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова тәкъдим иткән иде. Депутатлар бер тапкыр бирелә торган 2 млн сум күләмендәге түләүләрне расладылар.
"Башкортстанда 2022 елның 24 февраленнән ДНР, ЛНР һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен, федераль түләүләргә өстәп, республика бюджетыннан ике миллион сум күләмендә акчалата компенсация каралган», — диде БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрь конне Русия Президентлары Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте һәм яңа указга кул куйды.