Быел декабрь аеннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен күбрәк түли башлыйбыз. Тарифларының чираттан тыш 9%ка артачагы билгеле булды.
Шулай итеп, 2022 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ике тапкыр индексацияләнә булып чыга. Русия Хөкүмәте быел 1 декабрьдә 2023 елның 1 июле өчен алдан индексацияли. Ә киләсе елда тарифлар шул килеш торачак. Киләсе үзгәреш 2024 елның 1 июлендә генә булачак, дип хәбәр итә РФ Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте.
Декабрь аена күчерү - торак коммуналь хуҗалык инфраструктурасын үстерү максаты белән эшләнә, дип аңлатыла.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 июленнән ТКХ тарифлары һәр төбәккә карап 2,9-6,5% ка артты. Башкортстанда ТКХ хезмәтләре өчен түләү уртача 5,9% ка күтәрелгән иде.