Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 сентябрь , 23:03

1 октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак

Владимир Путин указга кул куйган.

1 октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак
1 октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак

Русия Президенты Владимир Путинның дәүләт хезмәткәрләре окладларын 1 октябрьдән 1,04 тапкыр арттырачак.

Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыкларының, Федераль хәвефсезлек хезмәте, Росгвардия, СВР, ФСО директорларының, СКР башлыгы һәм генераль прокурорның хезмәт хаклары да шул кадәр артачак.

Индексация шулай ук Юстиция министрлыгы, Федераль суд приставлары хезмәтендә эшләүчеләргә дә кагылачак.

Бу указга инде Президент кул куйган. Хөкүмәткә әлеге указны тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү бурычы куелган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в