Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 сентябрь , 22:35

МРОТ та, яшәү минимумы да арта, ди

Ничә сум булыр икән?

Русиянең Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елга яшәү минимумы  җан башына  – 14 375, минималь хезмәт хакы күләме 16 242 сумга кадәр артырга мөмкин дип белдерә. Моңа кагылышлы закон проектлары бүген хөкүмәт утырышында хупланган һәм Дәүләт Думасына бюджет пакеты составына кертелгән, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Документка ярашлы, яшәү минимумын 2023 елның 1 гыйнварыннан 3,3%ка арттырырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, җан башына булган яшәү минимумы 14 375 сум булачак. Эш яшендәгеләр өчен ул  – 15 669, пенсионерлар өчен – 12 363, балалар өчен 13 944 сум тәшкил итәчәк. 

 Шулай итеп, яшәү минимумының җан башына еллык үсеше 1 721 сумга җитәчәк. Эш яшендәгеләр өчен ул – 1 876, пенсионерлар өчен – 1 481, балалар өчен 1 670  сум тәшкил итәчәк. Ягъни, яшәү минимумының еллык индексациясе 13,6%ка тигез булмакчы. 

Исегезгә төшерәбез, яшәү минимумы кешенең никадәр мохтаҗ булуын бәяләгәндә кулланыла. Моннан тыш, яшәү минимумына социаль түләүләр күләме бәйле. Бу сумма арту белән аз тәэмин ителгән балалы гаиләләр өчен түләүләр, аерым юнәлешләр буенча социаль контракт, шулай ук социаль пенсияләргә федераль һәм төбәк  өстәмәләр күләме дә арта.  Яшәү минимумын арттыру 15 миллион кешегә – балалы гаиләләргә, пенсионерларга һәм йөкле хатыннарга  – айлык түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

2022 елның 1 гыйнварына минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сум тәшкил иткән иде. 1 июньдә ул 10 процентка индексацияләнде. Чираттагы индексациядән (6,3%ка)  соң 2023 елның 1 гыйнварына аның күләме 16 242 сум булмакчы. Еллык үсеш – 2 352 сум. Шулай итеп, МРОТның еллык индексациясе 16,9% тәшкил итәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в