Балалар пособие кебек ярдәм чарасын алуга нигезе булган һәркем алала. Пособие өлешчә - федераль, өлешчә төбәк бюджетыннан түләнә. Кайберләре һәр балага түләнә, кайберләре - адреслы гына. Г. В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская «Прайм» агентлыгына гаилә, матди хәле яхшырган очракта, өч яшьтән алып җиде яшькәчә булган балага пособиене югалтырга мөмкин, дип белдерә.
Моның өчен хезмәт хакының үсеше түгел, ә кайвакыт ипотекага икенче фатир сатып алу җитә.
«Ике фатирның мәйданы бер кешегә 24 квадрат метрдан артып киткән очракта, шулай ук йорт сатып алган очракта мәйдан бер кешегә 40 квадрат метрдан артып китсә, пособие алу хокукы юкка чыга», — диде Ольга Лебединская.
Гаиләдә икенче машина барлыкка килгән очракта да шул ук хәл, диде белгеч.
Чыганак: tatar-inform.tatar