Барлык яңалыклар
Социаль мохит
8 сентябрь 2022, 12:08

Пенсиягез җитәме?

Уртача пенсиянең күләме билгеле булды. 

odnaminyta.com
odnaminyta.com

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 2022 елның 1 июленә 17913 сум булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ул 2593 сумга арткан.

Бер ел эчендә пенсионерлар саны 4,4 мең кешегә кимегән һәм соңгы исәпләү буенча 1,155 миллионга калган. Аларның күбесе, ягъни 1,055 миллионы, картлык буенча страховка пенсиясе ала. Мондый пенсиянең уртача күләме 18412 сумга җиткән. 2021 елда ул 15755 сум булган.

Дәүләт тәэминатында булганнар саны күп түгел – 99,9 мең кеше. Бу төр пенсия дә 2031 сумга арткан һәм 12644 сум булган дип хәбәр итәләр Башстаттан.

Ә сезнең пенсия уртачага җитәме? Әллә артып та китәме?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в