Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 сентябрь , 20:21

Пенсиягез җитәме?

Артканын сизәсезме?

news.myseldon.com
news.myseldon.com

Башстат белгечләре республикадагы уртача пенсия турында яңа мәгълүматны җиткерде.

Узган ел белән чагыштырганда, түләүләр күләме 16,9 процентка арткан. Шулай итеп, 2022 елның 1 июленә Башкортстанда уртача пенсия 17 912,9 сум булган. Былтыр ул шул вакытта 15 320,3 сум тәшкил иткән. Ягъни быел 2 592,6 сумга арткан.

1 июльгә уртача страховка түләүләре 18 411,7 сум тәшкил иткән: картлык буенча – 18 973,3 сум, инвалидлык буенча – 11 772 сум, туендыручыны югалту буенча – 13 130,4 сум.  Дәүләт тәэминатында булган пенсионерлар 12 643,8 сум алган.

Аналитиклар республикадагы пенсионерлар санын да исәпләгән. Июль башында аларның саны 1 миллион 154,8 мең булган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в