Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 сентябрь , 15:58

Атна буе урамда, эскәмиядә яшәп кара әле син...

Җитмәсә, яшең дә 75тә булса...

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Уфада яшәүче Альбина Мәвләвиева  социаль челтәрләрдә 75 яшьлек ир-атның Цюрупа-Октябрь революциясе урамнары кисешендәге паркта... эскәмиядә яшәргә мүҗбүр булуы турында язган. Фәрит исемле бу ирне, үзе әйтүенчә, фатирыннан куып чыгарганнар.

Битараф булмаган кешеләр, китапханә хезмәткәрләре бабайга ашарга ризык һәм су китереп торганнар.

“Ник алай килеп чыкты соң? Бу хәлне ачыклап, дөреслекне эзләячәксезме?” дигән сорауларга ул: “Юк”, - дип җавап биргән.

Социаль  челтәрдәге бу хәбәрне Иҗтимагый палата әгъзасы  Диана Фарахова күреп алган һәм Республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге вакытта Фәрит абзыйны Тукай урамындагы хәрби госпитальггә озатканнар.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас в