Баланы мәктәпкә әзерләү – чыгымлы мәшәкать.
* Мәктәп әйберләре сатып алганда иң күп акча кием-салымга тотыныла. Бу җәһәттән мәктәп формасын сатып алуга компенсация буенча программа бар. Социаль түләүне керемнәре зур булмаган күп балалы гаиләләр алала. Ташлама ике елга бер тапкыр карала. Компенсация алу өчен ташламага хокукны раслаучы документларны, мөһер сугылган товар чегын (аңа “Школьная форма” дип язылган булырга тиеш) мәктәпкә тапшырырга кирәк. 2022 елда компенсация күләме күп дигәндә 4489 сум.
* Беренче сыйныфка баручылар бушлай җыелма алала. Язу-сызу һәм дәфтәрләр белән мәктәп сумкасы күп балалы булган аз тәэмин ителгән гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы сабыйларына бирелә. Аны алу өчен ата-аналарга мәктәпкә тиешле документларны тапшырырга кирәк. Җыелманың суммасы – 3154 сум.
* “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дә дәвам итә. Аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә үсүче сабыйларга мәктәпкә җыенырга теләгән һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен канцелярия товарлары, язу-сызу әйберләре, балалар иҗаты өчен җыелмалар сатып алырга кирәк. Портфель, мәктәп формасы, уку әсбаплары, нәфис әдәбият китаплары яңа булмаса да, рөхсәт ителә, әмма аларның торышы яхшы булырга тиеш. Мәктәп кирәк-яракларын “Гаилә” үзәкләренең районара, шәһәр һәм районнардагы бүлекләренә китерергә мөмкин.
* Дәүләттән тагын бер ярдәм – башлангыч сыйныф укучылары көненә бер тапкыр бушлай туклана. Сәламәтлекләре чикле балалар, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләдән булганнар мәктәптә ике тапкыр бушлай ашауга исәп тота ала. Монда инде яшь чикләве юк. Ә өйдә укучы инвалид балаларга “сухой паек” бирелә. Балаларына ташламалы туклану рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза язарга һәм тиешле документларны класс җитәкчесенә бирергә кирәк.
Әйткәндәй, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай җылы азык белән тәэмин итү идеясен ил җитәкчесе Владимир Путин 2020 елда Фдедераль Җыелышка еллык Юллама белән чыгыш ясаганда әйтте.