Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 август , 08:09

Ата-ана даны ни хак?

Аның бәясе күтәрелгән. 

bal.msr.mosreg.ru
bal.msr.mosreg.ru

Русия хөкүмәтендә “Герой-ана”, шулай ук “Ата-ана даны” медале һәм ордены белән бүләкләнүчеләр өчен бер тапкыр бирелүче түләүләр күләмен расладылар. Документка хөкүмәт рәисе Михаил Мишустан кул куйган.

Хәзер “Герой-ана” исеменә лаек булучы хатын-кызлар 1 миллион сум алачак. “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнүчеләр өчен түләү хакы 100 меңнән 500 мең сумга кадәр арткан. Медаль өчен 200 мең сум карала.

Исегезгә төшерәбез: “Герой-ана” исеме Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан башлап биреләчәк. Аңа 10 һәм аннан күбрәк бала табып үстергән хатын-кызлар дәгъвә итә ала. “Ата-ана даны” ордены – 7 һәм аннан күбрәк, ә медале 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүчеләргә бирелә.

Әле хөкүмәттә быел бүләкләнүчеләргә түләүләр бирү өчен резерв фондыннан акча бүлү турында күрсәтмә әзерләнә. Алдагы елларда акчалар бюджетка алдан ук салыначак.

Әйткәндәй, бүген Башкортстанда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 60лап гаилә яши. Ә "Ата-ана даны" медален 11 гаилә йөртә. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в