Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 август , 14:20

Бәби ялы белән эшне бергә алып барырга теләсә...

Яшь әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

Бәби ялы белән эшне бергә алып барырга теләсә...
Бәби ялы белән эшне бергә алып барырга теләсә...

Бәби ялы белән эшне бергә алып барырга теләсәләр, яшь әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

  1. Баланы карау буенча айлык пособие страховкаланган кешеләргә (әнигә, әтигә яки баланың башка туганнарына, опекуннарына), баланы караган һәм бала карау буенча 1,5 яшькә җиткәнче декрет ялында торган затларга  түләнә.
  2. Бала ялында булганда теләк буенча я тулы булмаган эш көне яки өйдә эшләргә була. Бу очракта бала карау буенча  бер мәртәбә түләнә торган пособиене  баланы чынлап карап торган туганы яки опекун алырга мөмкин.
  3. Тулы булмаган эш көненә чыгу турында карар кабул иткәндә эш сменасының вакыты, атнасына ничә көн эшләячәгегезне җитәкче белән сөйләшергә, килешергә кирәк.
  4. Яшь әни командировкадан, эш сменасыннан тыш эшләүдән һәм төнге эштән, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләүдән баш тартырга хокуклы.
  5. Бала карау буенча ялны тулысынча да, өлешчә дә кулланырга мөмкин.

Эшкә урнашу белән бәйле сораулар килеп туган очракта Уфа шәһәре, Зур гражданская урамы, 24 адресы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 277-87-18

«Кайнар линия» телефоны 8 (347) 277-87-02 (9.00 - 18.00)

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в