Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 август 2022, 20:41

Ана капиталы мөмкинлекләре артты

Яхшы хәбәр бу. 

9111.ru
Фото:9111.ru

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.

Ана капиталын шәхси балалар бакчасы түләүләре өчен элек тә тотарга була иде, әмма шәхси эшмәкәрләрнекенә түгел. Ә илдә нәкъ шундыйлар күп тә. Алар күмәк төзелеш барган районнарда, ягъни балалы гаиләләр күп булган урыннарда киң таралган.

Ана капиталына сертификат алуга, аны ясле яки балалар бакчасы өчен түләүләргә тотынырга була. Берьюлы берничә бала өчен дә түләргә мөмкин.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас: